Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда? ! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр.
Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар.
Башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңге ташыйлар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың: "Хәерле юл сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз". Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры.
Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.
Жанры выделяются на основе изображаемого. Например, батальный жанр -- изображение войны, портрет -- изображение человека, пейзаж -- изображение природы и т. д. Я думаю, что разница между изображаемым и содержанием картины заключается в том, что содержание -- это смысл и чувства, которые хотел донести до нас художник. То, что изображено, может иметь какой-то подтекст, а может и не иметь, в отличии от содержания картины, которое почти всегда в себе что-то несёт. Т. е. я могу нарисовать пейзаж, не задумываясь о глубине и передачи смысла, это будет ничего не содержащая в себе картина. Но если я вложу в нее эмоции и мысли, то работа уже не будет нести обыденный смысл, и у нее будет содержание.
Надеюсь, что я смогла