Менэ матур коз дэ житте. Кознен килуе белэн узгэрешлэр дэ башланды.Кошлар жылы якларга очып киттелэр. Алардан башка ничектер ямансу. Эмма яз конне алар безнен яныбызга барыбер кайтачаклар. Мин белэм. Агачлар узлэренен матур яшел кулмэклэрен сарыга hэм кызылга алыштырдылар. Аларга бик тэ килешэ. Янгырлар да хэзер икенче. Жэй конне алар жылы, котеп алган булсалар, хэзер — салкын, коеп ява торган. Басуларда да эшчелэргэ эш кубэйде. Алар кон-тон уныш жыялар. Э мин дусларым белэн, жэй буена ял итеп, хэл жыеп, мэктэпкэ барам. Безгэ анда укытучылар яна белемнэр бирэчэклэр. Мин бик котеп алдым яна уку елын. УДАЧИ)
Мин буш вакытларымда китап укыйм, уйныйм, телевизор карыйм, чигәм. Ә беркөнне хезмәт укытучыбыз Роза апа безне бәйләү серләренә төшендерде. Хәзер исә иң яраткан һөнәрем − бәйләү. Мин әлегә зур әйберләр бәйли белмим. Турыга гына бәйлим. Бик кызып китеп, бервакыт курчагыма шарф бәйләгән идем, матур булып чыкмады − сүттем. Ләкин күңелемне төшермәдем, яңадан эшкә керештем. Монысы үземә дә, әниемә дә ошады. Аннары мин курчагыма итәк, башлык бәйләдем. Бәйләгән әйберләрем көннән-көн әйбәтрәк була барды. Шуннан соң инде мин үземә әйберләр бәйли башладым. Иң беренче итеп озын шарф бәйләдем. Әнием киңәше белән баш-башларына чуклар да тактым. Андый шарф беркемдә дә юк иде. Мин горурланып йөрдем: мондый матур шарфны үзем, үз кулларым белән бәйләдем бит! Әниемнән башлык бәйләү серләрен дә өйрәнеп алдым. Минем башлыгыма да күпләр сокланып карады. Шулай итеп мин бәйләү серләрен тырышып өйрәнә башладым. Хезмәтем, һөнәрем миңа шатлык китерә.