Кышның салкыннарыннан соң мин язны сагынып көтеп алам. Яз - табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Бүген язның беренче генә көне. Аның әле кыштан әллә ни аермасы юк. Салкын. Бураннар да уйный.Ләкин мин боларны язның кыш белән тартышуы дип уйлыйм. Кояш барыбер үзенекен итә, җылыта. Түбәләргә боз сөңгеләре дә элеп куя. Кояш җылырак карау белән, боз сөңгеләреннән туктаусыз тамчылар сикерә башлый. Алар кояш нурларында энҗе кебек ялтырыйлар.Түбә калайларыннан пар күтәрелә. Чыпчыклар һәм песнәкләр дә күңеллерәк чыркылдаша.Көннәр дә озыная бара. Яз кояшы елмаеп карау белән, бөтен табигать кышкы йокысыннан уяна башлый.Кояш балкый, ул өй түбәләрендәге карларны эретә. Карлар эри башлагач, җылы яклардан кошлар да кайта башлар. Язгы җылы җил агачтагы яшь бөреләрне уятыр.Тиздән алар хуш исле яшел яфраклар ярырлар. Кояш эссе нурларын көннән-көн күбрәк сибәр. Җирдән җырлый-җырлый гөрләвекләр челтерәп агар. Бозлар кузгалыр. Кырларда беренче умырзая баш калкытыр.Кешеләр язгы эшләргә керешерләр. Язның да эше күп: иңе-буе күренмәгән кырларны кардан әрчисе, ямь-яшел уҗым басуларын ачасы бар. Кырларда тиздән тракторлар гөрләр - язгы кыр эшләре башланыр. Язның әле дымлы җирне үләннәр һәм аллы-гөлле чәчәкләр белән бизисе бар. Ә бүген әле март башы гына. Төннәрен салкын булса да, көндезен инде кояш балкый. Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый. Яз - матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт. Түрдән уз, яз!
допустим1 апреля поставила луковицы в воду
2 апреля никаких изменений
4 апреля на конце образовались маленькие белые корешки,размер 1-2мм
5-6-7-8-9-10апреля корешки продолжают рост на 1 мм в день
11 апреля появились первые листики (перо) 2 мм
12 апреля рост пера увеличился до 6 -8 корни тоже увеличиваются в размере их размер 12-15 мм
18 апреля лист вырос до 8 см,корни тоже увеличиваются в размере их размер2-3см
19 апреля самый большой лист вырос до 9 см,маленький2 см,корни тоже3-3,5 см
для роста листьев и корней лука необходимо условия: тепло,свет,питательная среда,здоровая луковица
подробнее - на -
660-310=350(км) проехал 2 теплоход до встречи с 1.
350:10=35(км/ч) скорость 2 теплохода.
ответ: 35 километров в час