М
Молодежь
К
Компьютеры-и-электроника
Д
Дом-и-сад
С
Стиль-и-уход-за-собой
П
Праздники-и-традиции
Т
Транспорт
П
Путешествия
С
Семейная-жизнь
Ф
Философия-и-религия
Б
Без категории
М
Мир-работы
Х
Хобби-и-рукоделие
И
Искусство-и-развлечения
В
Взаимоотношения
З
Здоровье
К
Кулинария-и-гостеприимство
Ф
Финансы-и-бизнес
П
Питомцы-и-животные
О
Образование
О
Образование-и-коммуникации

Решите пример вы столбик решите пример вы столбик 100: 10

👇
Ответ:
Юсик1854
Юсик1854
12.06.2021
100/10=10

вот и все собственно говоря
4,6(75 оценок)
Ответ:
111111199
111111199
12.06.2021
Вот держи решил правильно надеюсь
Решите пример вы столбик решите пример вы столбик 100: 10
4,5(46 оценок)
Открыть все ответы
Ответ:
ната1142
ната1142
12.06.2021

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер кеше. Бу кеше нең исеме Нарый булган, ди.

Көннәрдән беркөнне Нарый чыгып киткән, ди, юлга. Бара да бара, ди, бу. Бара торгач барып кергән, ди, бу ялтырап торган боз өстенә. Боз өстенә барып керүе булган, аягы таеп, әйләнеп төшүе булган.

— Боз, син нидән болай көчле?

— Көчле булсам,— ди Боз,— мине Кояш эретә алмас иде, — ди.

— Кояш, син нидән көчле? — ди Нарый.

— Көчле булсам, мине Болыт капламас иде.

— Болыт, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Яңгыр тишеп чыкмас иде.

— Яңгыр, син нидән көчле?

— Көчле булсам,— ди Яңгыр,— мине Җир сеңдермәс иде.

— Җир, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Үлән тишеп чыкмас иде.

— Үлән, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Сыер ашамас иде.

— Сыер, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Пычак кисмәс иде. Хәзер Пычактан сорый инде Нарый:

— Пычак, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Ут эретмәс иде.

— Ут, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Су сүндермәс иде.

— Су, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине кеше җиңмәс иде, ә ул мине җиңә, тегермәннәр әйләндерергә җигә! — ди Су.

Шуннан соң Нарый, кешедән дә көчле нәрсә юк икән дип, үз юлына китә, шуның белән әкият тә бетә.

4,8(63 оценок)
Ответ:
arnautovvladik
arnautovvladik
12.06.2021

Тема: Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” хикәясе (6 нчы сыйныфта сыйныфтан тыш уку дәресе)

Дәрес тибы: Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Максат: 1. Хикәя белән таныштыру, эчтәлегенә төшендерү; текстка караган лексиканы сөйләмдә активлаштыру; укучыларның аралашу күнекмәләрен үстерү; бердәм хезмәттәшлек итәргә өйрәтү; сәнгатьле, йөгерек, дөрес уку күнекмәләрен камилләштерү.

2. Фикерләү сәләтен үстерү, үзфикерләүне булдыру.

3. Әниләргә карата хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Фәнис Яруллин.Сайланма әсәрләр; Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, ноутбук.

Таратма материаллар:ак, сары битләр, маркерлар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү. “Хәерле көн, балалар!”

2. Дәреснең максаты белән таныштыру.

- Укучылар, бездә бүген сыйныфтан тыш уку дәресе. Сезгә өйдә Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” хикәясен укып килергә кушылган иде. Без дәрестә аның эчтәлегенә төшенербез, яхшылык һәм яманлык турында сөйләшербез.

II. Актуальләштерү.

Укучыларга “Нәрсә ул яхшылык?” “Нәрсә ул яманлык?” дигән сораулар куела.

Алар үз фикерләрен белдерәләр. Бер-берсен тулыландыралар.

III. Яңа материал.

1. Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән “яхшылык, яманлык” сүзләренең төшенчәсен аңлату.

Яхшылык – файда, уңайлык, изгелек

Яманлык – усаллык, начарлык, әшәкелек.

2. Укучыларга ак кәгазь битләре, маркерлар таратыла. Алар шунда, чиратлашып, әниләренең яхшы сыйфатларын язалар. Шуннан соң бер укучы җавапларны укып чыга. Җаваплар кабатланмаска тиеш.

- Рәхмәт, балалар! Ә без үзебезнең әниләргә борчу китермибез микән? Алар бәхетле булсын өчен сезгә нишләргә кирәк? (тырышып укырга, тәртипле булырга)

Хикәядәге аңлашылмаган сүзләргә игътибар итик.

3. Сүзлек эше: тап – берәр өслектә аерылып торган нокта яисә мәйданчык

өтеп – яндырып, көйдереп

шомлы – куркыныч

4. Хикәя белән эш.

Өйдә укып килгән “Кояштагы тап” хикәясе буенча сөйләшү.

Хикәядә нинди образлар бар?

Хикәядән әнисе образы турында язылган юлларны табып укыгыз.

Өзектән әнисенең ниләр эшләгәнлеген табып әйтәләр.

Әни кешенең төп сыйфаты – эшчәнлек икәнлеген әйттерүгә ирешү.

Бу хикәядә малайның нинди сыйфатын күрдек?

Иң төп сыйфат: әнисе – эшчән, малай – ялкау икәнлеген күрдек.

Малай урынында булсагыз нишләр идегез? (Җаваплар тыңлана)

Ял итү. Физкультминутка.

IV. Ныгыту.

Укучыларга сорау язылган карточкалар таратыла һәм җавапларын дәрестән чыкканда җыеп алына.

1) Малай кем белән яшәгән? 2) Малайның әнисе нәрсәләр эшләгән? 3) Авыру әнисе малайдан нәрсә сораган? 4) Малай нинди начарлык эшләгән? 5) Бу начарлыкны нәрсә күргән? 6) Кояшта нәрсә калган?

V. Йомгаклау.

1. Сары кәгазьләргә әниләргә теләкләр язалар.

Мәсәлән: Бәхетле бул! Исән-сау бул!

Сәламәт бул! Янәшәмдә бул!

Озак яшә! Кайгы күрмә!

Беркайчан да авырма! Авырма! һ.б.

VI. Өй эше. Әниләр турында мәкальләр язып килергә.

Дәрес “Әни” турында җыр белән тәмамлана. Укучыларга билгеләр кую һәм дәресне тәмамлап, алар белән саубуллашу.

4,5(43 оценок)
Это интересно:
Новые ответы от MOGZ: Математика
logo
Вход Регистрация
Что ты хочешь узнать?
Спроси Mozg
Открыть лучший ответ