I. Текст буенча биремнәргә җаваплар языгыз.
Кайту.
1) Ниһаять, соңгы үрне менеп, тау итәгендә таралып яткан авыл каршына килеп чыкты Гыйлемхан. 2) Күпме гомер җанын иләсләндереп берөзлексез үзенә тартып торган төбәк, балачак хатирәләрен, үсмерчак һәм яшьлек елларының бәгырьгә уелган сукмакларын саклаган җир – туган авыл шушы була. 3) Кулындагы чемоданын язгы йомшак чирәм өстенә куеп, уч төбендәгедәй күренеп торган авылга хәйран озак карап торды ул. 4) Тау итәгеннән үк аккан инеш, аның куеныннан ургып чыккан чишмәләр, аркылыга-буйга сузылган урамнар, тар тыкрыклар – һәммәсе дә үз урыннарында кебек. 5) Ара-тирә бушап калган йорт урыннары күзгә чалына. 6) Туган авылы белән алыш-бирешне югалткан, нәсел-ыру тамырын өзгән бер ул гына түгел иде, күрәсең.
7) Челләдә исеп куйган кайнар җилдәй тәэсир итте бу манзара, күңелдә каршылыклы хисләр уянып алды. 8) Димәк, авылга юлны онытучылар байтак икән дип, аклану эзләргә тырышты ул. 9) Әмма тамак төбенә килеп буылган төер тынычланырга ирек бирмәде. 10) Бушап калган йорт урыны теш казнасындагы чокырлар гына түгел шул. 11) Тешнең алтынын, тимерен, фарфорын, үзеңнекеннән аерып булмастаен да куйдыртып була. 12) Ә йорт урыннары – әйләнә-тирәсен тигәнәк, алабута, кычыткан баскан чокыр гына түгел. 13) Һәркайсы – язмыш дигән сүз. 14) Нәсел чылбырын дәвам итәргә тиешле дистәләгән язмышның, чит җирләрдә җирсенеп сагынуыннан уелган яра урыннары алар. (Р.Мөхәммәдиевтән)
1. 1-4 нче җөмләләрдән борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзләрне билгеләгез.
2. 5-8 нче җөмләләрдән һәмзә авазы кергән сүзне күрсәтегез.
3. Тексттан интернациональ сүзләрне язып алыгыз.
4. 7-10 нчы җөмләләрдән хәзерге заман сыйфат фигыльне табыгыз.
5. 11 нче җөмләдән тиңдәш кисәкләрне билгеләгез.
6. 2 нче җөмләдәге берөзлексез сүзенә морфологик анализ ясагыз.
7. 14 нче җөмләдәге уелган сүзенә фонетик анализ ясагыз.
8. 4 нче җөмләдәге тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз.
9. 8 нче җөмләнең төрен билгеләгез.
10. 10-13 нче җөмләләрдән модаль мәгънәле сүз төркемнәрен языгыз
Все мы знаем, что надо совершать хорошие поступки, ведь в мире так много зла, лжи ненависти, многие люди занимаются обманом и даже преступлениями. В мире существует много болезней, случаются наводнения и землетрясения, происходят аварии. Поэтому все добрые люди на свете должны искать в себе силы для хороших поступков и добрых дел, в нас очень нуждаются, ждут нашей и участия, простого ласкового слова, нужного совета. И поэтому не надо никогда проходить мимо несчастных людей, попавших в беду и не самим из неё выбраться. Надо нести людям свет добра, и тогда наш мир постепенно улучшится, ведь от того, что мы друг другу, количества добра обязательно увеличится. Оно будет идти от одного человека к другому, и никто не останется в беде. Добро и стремление делать что-нибудь хорошее должно стать для нас ежедневной потребностью, для которой всегда нужно найти силы и время. Люди, совершающие хорошие поступки, всегда думают о других, порой не замечая собственные проблемы и хотят всем добра, даже за свой счёт. Они как лучики солнца, распространяющие вокруг себя добрую энергию. А раз всё в мире взаимосвязано, то эта энергия к ним возвращается в виде добрых дел , мыслей и поступков других людей.