Туган як матурлыгы.
(1) Раушания, борылып, килгән якларга күз ташлап алды. (2) Аның өчен гаҗәеп матур манзара ачылды. (3) Кыз, исе китеп, шушы хозурлыкны күзәтергә кереште. (4) Авыл үзе матур гына икән ләбаса. (5) Анда-санда, бүрек-бүрек булып, тупыл, тирәк агачларының куе ябалдашлары күккә сузылган.(6) Зәңгәрсу офыкларга таба, көзгеләр шикелле Ык күлләре ялтырый. (7) Күлләр тирәсендә киләп салып йөргән сыер, сарык көтүләре шәйләнә. (8) Офык күгелҗем сәер төсләр белән төренгән урманга килеп төртелә. (9) Мондый гүзәл җирдә туып-үскән кеше я җырчы, я шагыйрь генә була торгандыр, дип уйлады кыз. (10) Мондый җирдә үскән кеше гадәти зат була алмый торгандыр.
1. Калын хәрефләр белән язылган сүзләрнең синонимнарын табып язарга.
2. Уртаклык юнәлешендәге фигыль булган җөмләнең санын күрсәтергә.
3. 2,3,4 җөмләләрдәге алмашлыкларны табып, төрләрен билгеләргә.
4. 2,6,8 җөмләләрдәге сыйфатларны табарга һәм дәрәҗәләрен билгеләргә.
5. 6 җөмләдәге исемнәргә морфологик анализ ясарга.
6. Беренче абзацны тәрҗемә итәргә.
Атмосфера задерживает свыше половины энергии солнечного излучения, достигающего наружной ее границы. Коротковолновое и гамма-излучение, которые могли бы быть губительными для жизни на Земле, целиком поглощаются атмосферой (точнее, находящейся в ее верхних слоях ионосферой, а также слоем озона) и до поверхности Земли не доходят. Атмосфера защищает поверхность Земли и от падения метеоритов. Между атмосферой и поверхностью Земли происходит постоянный тепло-, влаго- и газообмен, изменяется атмосферное давление, совершается циркуляция воздуха, что имеет большое значение для погоды.