Мәктәп директоры булсам Директор булсам, мин беренче эш итеп мәктәптә тәртип урнаштырыр идем. Тәртипсез балалар булмас, алар башкаларга укырга комачауламаслар иде. Укытучылар да, бигрәк тә яшь укытучылар, хәзерге шикелле, тәртипсезлекне күреп тә, башларын читкә борып йөрмәсләр иде. Андый укытучыларны мин мәктәпкә дә кертмәс идем. Малайларның кызларны җәберләүләрен дә бетерер идем. Әтием-әнием сөйләве буенча, алар үскәндә, малайлар кызларны бик хөрмәт иткәннәр, ә кызлар бик матур һәм тыйнак булганнар. Шуңа күрә алар мәктәбеннән бер генә хулиган да, җинаятьчеләр дә үсеп чыкмаган. Аларның авыл укытучылары балаларны җәмгыятькә файдалы, хезмәт яратучан, гаилә тотарлык, кешелекле егетләр һәм кызлар итеп тәрбияләгәннәр. Мәктәптә тәнәфесләрне дә, хәзергечә мәгънәсез итеп түгел, ә балалар нәкъ менә ике дәрес арасында физик яктан да, эмоциональ яктан да ял итә алырлык, тынычлап икенче дәрескә әзерләнерлек итеп оештырыр идем.
Укудан тыш түгәрәкләрне дә күз буяу өчен генә түгел, ә файдалы нәтиҗәсе булырлык итәр идем. Мәктәптә дә, мәктәп янында да чит-ят, укуга комачаулык итүче кешеләрне йөртмәс идем. Менә мин шундый директор булыр идем! Татар телендә 100 сочинение
В сериале Великолепный век был случай в епизоде. Султан Сулейман пошёл на рынок переодевшись бедняком, там он встретил на улице побитую женщину с ребенком, которая побиралася. Он спросил у мальчика почему твоя мама избита, на что мальчик ответил что их выгнал отец из дому. Султан пошел в тот дом , кинул в темницу того мужа, что выгнал их . И султан дал женщине работу и немного денег на первое время. Он ей не рассказал кто он такой.Вот так и нам нужно поступать в жизни, не приходить мимо просещего у тебя и совершать рыцерские поступки не поднимая своего лица, как сделал Султан.