Өлкәннәр көне белән!
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
***
Картаям дип һич тә кайгырмагыз,
Өлкәннәрдә — акыл-сабырлык.
Киңәш, ярдәм кирәк чаклар була,
Әле дә сез бар үрнәк алырлык.
***
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер якты тыныч тормыш -
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
***
Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.
***
Иртәнгесен сызылып аткан таңнар
Олы шатлык алып килсеннәр.
Картлык көнннәрегез тигезлектә
Бәхет белән имин үтсеннәр.
5/2 больше 1
1 больше 11/12
12/11 больше 11/12
3/7 меньше 7/3
99/100 меньше 3/2