Окружности с центрами в точках A и B и радиусами 15 и 16 пересекаются в точках
C и D. CE - диаметр первой окружности,
F - точка на прямой CD такая, что
FE и FG - касательные к первой и второй окружностям соответственно.
AB=9+√112. Найдите площадь треугольника FBG.
Ана: Төлке дустым килсәнә,
Хәлләремне белсәнә
Башкайларым бик авырта
Кызларымны дәшсәнә.
Төлке: Бибигайшә исәнме
Хәлең ничек, нишлисең?
Әниеңнең хәле авыр
Ник бер барып килмисең?
Бибигайшә: Төлке җаным исәнме
Нихәлләр килеп җиттең?
Барып йөрергә вакыт юк
Әнигә сәлам җиткер.
Ана: Куян дустым килсәнә,
Хәлләремне белсәнә
Башкайларым бик авырта
Кызларымны дәшсәнә.
Куян: Бибиәсмә нихәлләр?
Хәлең ничек, нишлисең?
Әниеңнең хәле авыр
Көн дә көтә бит сине.
Бибиәсмә: Куян дустым күрәсеңме
Күпме эрлиселәрем
Бик тә барып кайтыр идем
Юк һичтә вакытларым.
Ана: Тиен дустым килсәнә,
Хәлләремне белсәнә
Башкайларым бик авырта
Кызларымны дәшсәнә.
Тиен: Бибисара ни хәлләр,
Хәлең ничек, нишлисең?
Әниең бит авырып китте
Ник бер барып килмисең?
Бибисара: Рәхмәт сиңа тиен, рәхмәт
Йөгердем мин әниемә
(Кыз әнисенә җырлый)
Әнием, кадерлем
Син минем җимешем
Син энҗе бөртегем
Син йөрәк тибешем.
(Кызлар барысы килә, әниләреннән гафу үтенәләр, бииләр)