Укыган укыр,
Укымаган күрә сукыр.
***
Укыган уңар,
Укымаган туңар.
***
Укымаган бер телле,
Укыган ике телле.
***
Укымаган күзлене укыган сукыр җиңгән.
***
Акылның кадере әдәп белән,
Куәтнең кадере сәләт белән.
***
Галим белән надан аермасы-карга белән былбыл аермасы.
***
Галим белсә сорый, надан белми дә,сорамый да.
***
Галимнең бер көне наданның бөтен гөмеренә тора.
***
Галим уйлар, надан ышаныр.
***
Йөз надан бер галимнең тырнагына тормас.
***
Өйрәнмичә чабата да үреп булмый.
***
Өйрәнү бервакыттада соң түгел.
36 : 12, НОД = 12 = 3 : 1
36 : 6, НОД = 6 = 6 : 1
24 : 12, НОД = 12 = 2 : 1
7 : 4, НОД = 1 = 7 : 4
3 : 2, НОД = 1 = 3 : 2